Хөрмәтле, лениногорскилылар! Якшәмбе, 8 сентябрьдә, без сезнең белән бергә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына алтынчы чакырылыш депутатлар сайлаячакбыз. Татарстанда 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау белән бергә, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар узачак. Лениногорск муниципаль районында алар алты участокта 7 округ буенча үтә.
3 сентябрьдә "Куркынычсыз тәгәрмәч" республика конкурсы старт алды. Яр Чаллы шәһәре балаларны сәламәтләндерү лагерена республиканың иң яхшы отрядлары җыелды.
Лениногорск районында урып-җыюда икенче һәм өченче атна җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» ведомство программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә өстәмә конкурста җиңүчеләрне ачыклады. Грантларның гомуми суммасы 211 млн 856 мең сум тәшкил итә, шуның 122 млн 877 мең сумы федераль бюджеттан бирелә.
Капиталь ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, Лениногорск районында Лениногорск-Чирмешән юлының 19+100 – км 20+440 чакрымы 2019 елның 5 сентябреннән 30 ноябрьгә кадәр вакытлыча ябыла.
5 сентябрьдә ТНВ телеканалындагы "Манзара" тапшыруында Татарстан Росреестры да катнашачак.
ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 5 сентябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
3 сентябрь - Терроризм белән көрәшкә теләктәшлек итү көне. Шул уңайдан, "Успех" яшьләр берләшмәсе вәкилләре "Без террорга каршы" дигән темага акция үткәрде.
"Форпост" үзәге активистлары "Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар, ул терроризм корбаннарын искә алу көненә багышлап үткәрелде.
Лениногорск балалар хастаханәсендә анда эшләүчеләр һәм дәваланучы балалар өчен юл хәрәкәте имимнлеге темасына багышланган профилактик чара үтте.