Лениногорскида "Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

"Форпост" үзәге активистлары  "Тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар, ул терроризм корбаннарын искә алу көненә багышлап үткәрелде. 

3 сентябрьдә шәһәрдәге чишмә янында үтте ул акция. 200 елның сентябрь аенда Беслан шәһәрендәге фаҗигагә багышланды. Анда 100ләрчә кеше һәлак булды, арада балалар да күп иде. Өч көн буена алар бер тамчы су эчә алмады. 

Акциядә катнашучылар символик рәвештә учларына су алып, чәчәкләргә сиптеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International