Лениногорск районында урып-җыюда икенче һәм өченче атна җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Бүләкләү өч төркем буенча алып барыла. Беренче төркемдә (югары җитештерүчәнлекле комбайннар) КФХ «Хайрутдинов Н.Л.» механизаторы Виктор Богачев җиңүче булды. Икенче төркем (югары җитештерүчәнлекле комбайннар) җиңүчесе булып «Сатурн-Урал» җәмгыяте механизаторы Ринат Гобәйдуллин җиңеп танылды.
Өченче төркемдә (аз җитештерүчәнлекле комбайннар) КФХ Хәбибуллин механизаторы Азат Хәбибуллин җиңүче булды.
Урып-җыю җиңүчеләренә акчалата премия һәм флагны Ленниогорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шамарданов тапшырды.
Әлеге көнгә районда урып-җыю эшләре 26,7 га мәйданда башкарылган, ул планның 82% тәшкил итә.