Хөрмәтле фатир хуҗалары!
Әгәр сез фатир яки торак йортны арендага тапшырасыз икән, мондый эшчәнлектән алына торган керем РФ Салым кодексы нигезендә салым салынырга тиеш.
2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә сезнең өчен кайбер өстенлекләр белән яңа махсус «һөнәри керемгә салым» салым режимын куллану мөмкинлеге барлыкка килде:
түбәнәйтелгән салым ставкасы - сез торак бинаны физик затка арендага биргәндә 4% яки 6% ны-юридик затка арендага тапшырганда салым түләргә хокуклы;
салым исәбенә куелу салым органына кермичә («Минем салым» мобиль кушымтасы аша яисә Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет аша башкарыла);
салым исәпләүне салым органы, алынган керем турында сезнең мәгълүматлар нигезендә, мобиль кушымтада теркәлгән;
салым декларацияләре рәвешендә хисап бирелми;
банкка кредит сорап мөрәҗәгать иткәндә өстәмә керемне раслау мөмкинлеге бар.
Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.