Лениногорскиныд балалар китапханәсендә 4нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен янгын куркынычсызлыгы буенча чара үтте.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 25 октябрьдә республика территориясендә томан көтелә.
Агымдагы елның 24 октябрендә ЧОУ ЦПК «Татнефть» Лениногорск филиалы юлсыз мототранспорт чараларын йөртүчеләрне чыгарды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск мунициципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучылардан имтиханнар кабул ителде.
Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Лия Хәбибуллина нәфис гимнастика буенча Халыкара турнирда үз яшь категориясендә чемпион булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 - 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу өчен өстәмә конкурс уздыру турында игълан итә.
23 октябрьдә "Юбилейный" паркында "Форпост" үзәге активистлары "Дөньяда ышаныч" акциясен үткәрделәр. Ул балалар ышаныч телефоны турында мәгълүмат булдыруга юнәлдерелгән иде.
Бүген Лениногорск политехник көллиятенең актлар залында "Компримацияләнгән табигый газ-метан белән эшләү өчен җайлаштырылган автотранспорт чараларын куллану һәм аларга хезмәт күрсәтү кагыйдәләре буенча җаваплы затларны яңадан әзерләү» программасы буенча укулар башланды.
13нче ТОС микрорайонында яшәүчеләр катнашында көз темасына кул эшләре күргәзмәсе үтте.
22 октябрьдә "Исток-Башлангыч" үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова "Әлеге кул балага сукмый" дигән акция үткәрде.
ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 24 октябрьдә республика территориясендә томан көтеләтөнлә яңгыр яварга мөмкин, көндез явым-төшем көтелми.