Лениногорскиныд балалар китапханәсендә 4нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен янгын куркынычсызлыгы буенча чара үтте.
Китапханәче Г.Салдаева янгынның нәрсә булуы, аның нинди куркыныч хәлгә китерүе турында сөйләде. Чара барышында балалар инсценировка карады, коткару телефонын исләренә төшерде. Алар төрле уеннарда катнашты, табышмак чиште һәм белемнәрен әдәби викторинада сынады.