«Исток – Башлангыч» акция үткәрде

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

22 октябрьдә "Исток-Башлангыч" үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова "Әлеге кул балага сукмый" дигән акция үткәрде. 

Аның максаты - җәмгыятьнең игътибарын балага һәм яшүсмерләргә карата көч кулануга каршы юнәлтү иде. 

Акциядә 22 олы кеше катнашты, аларның алтысы - социаль хезмәт алучылар. Чара барышында ватман кәгазендә кул эзен калдырып,  "Әлеге кул балага сукмый" дигән сүзләр белән имза куйдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International