ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Шәһәребезнең  “Теннис Холл” спорт корылмасында  тәрбияләнүче балалар өчен  “Кышкы әкият” бәйрәме узды.

Лениногорск муниципаль районында янә «Яшьләр сертификаты» республика проекты старт алды. Проектны гамәлгә ашыру вакыты 2019 елның ноябреннән декабренә кадәр.

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 204 номерлы Указы белән билгеләнгән стратегик бурычларны хәл итү кысаларында 2019 елның июлендә «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АНО «2035 Милли технологик инициатива университеты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АНО Россия Федерациясе субъектларыннан персонал сайлап алу сервислары, эш бирүчеләр, уку программаларының провайдерлары, хезмәткәрләрне эш белән тәэмин итү һәм сайлап алу сервислары үзәкләре катнашында Россия Федерациясенең хезмәткә сәләтле халкында цифрлы икътисад компетенцияләрен формалаштыруга шәхси цифрлы сертификатлар бирү хокукына конкурс сайлап алуда катнашу өчен заявкалар җыю оештырылды. Россия Федерациясе субъектларын билгеләү буенча комиссия карары нигезендә 5 регион сайланды, аларның һәркайсы 1 000 сертификат алачак:

Снюс-ул чәйни торган тәмәке. Бу төтенсез продукт-никотин дозасы алу өчен, гади тәмәкедән аермалы буларак, снюсны яндырырга кирәкми. Ут төртүне таләп итә торган тәмәке эшләнмәләре үпкәдәге онкология авыруларының иң төп сәбәпләреннән берсе булып тора. Еш кына бу тәмәке эшләнмәсе төргәкләргә тутырылган целлюлоза пакетларында җитештерелә. 

28 декабрьдә «Яшьлек» спорт комплексы тирында «Форпост»үзәге активистлары арасында пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 30 декабрьдә аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез.

14 нче номерлы "Чишмәкәй" балалар бакчасы тәрбиячеләре Китова Галина Михайловна һәм Голунова Наталья Валерьевна мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча  квест-уен әзерләделәр һәм үткәрделәр. 


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

Бүген, 28 декабрьдә, Лениногорскида «Рус классикасы-2019»күргәзмә хоккей матчы узды.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан "Дари добро" оешмасында муниципаль белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре һәм волонтерлары "Могҗиза бүләк ит"акциясе үткәрделәр. Лениногорск муниципаль районының мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче 128 гаиләсе адреслы рәвештә яңа ел бүләкләре алды.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз кар, көндез явым-төшемсез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International