14 нче номерлы "Чишмәкәй" балалар бакчасы тәрбиячеләре Китова Галина Михайловна һәм Голунова Наталья Валерьевна мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча квест-уен әзерләделәр һәм үткәрделәр.
Карта ярдәмендә балалар җирлектә ориентлаштылар, биремнәрне үтәү өчен кирәкле ачкычлар эзләделәр; уен барышында балалар җәяүленең кем булуы, аның юлда үз-үзен ничек тотарга тиешлеге, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында белемнәрен ныгыттылар. Барлык биремнәрне үтәп, балалар Кыш Бабайдан көтеп алынган яңа ел чыршысын балалар юл билгеләре белән бизәделәр.