Шәһәрнең мәктәпләреннән һәм уку йортларыннан 50 бала "Яшьләр сертификаты"на ия булды

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Лениногорск муниципаль районында янә «Яшьләр сертификаты» республика проекты старт алды. Проектны гамәлгә ашыру вакыты 2019 елның ноябреннән декабренә кадәр.

Яшьләр сертификаты яшәү урыны буенча спорт секцияләрендә, иҗат берләшмәләрендә һәм яшүсмерләр клубларында дәресләргә бушлай йөрү хокукын бирә. Әлеге сертификатка безнең шәһәрнең мәктәпләреннән һәм уку йортларыннан 50 бала ия булды.

Проект кысаларында балаларга спорт төрләре белән шөгыльләнү тәкъдим ителде: батутта,  акробатик сукмакта сикерү һәм милли көрәш. Шулай ук егетләргә «Хәтер» патриотик клубына һәм «Иҗат утравы» сәнгать-тематик түгәрәгенә барырга тәкъдим ителде.

КДН һәм ПДНда исәптә торучы балалар һәм яшүсмерләр белән "Яшьләр сертификаты" республика проектын тормышка ашыруга шулай ук "Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге кереште. Педагог - психолог тарафыннан хокук бозуларны, наркоманияне, суицидаль тотышны профилактикалауга юнәлдерелгән, диагностик, психокоррекцион һәм агарту эшчәнлеге башкарылган. «Яшьләр сертификаты» проектын гамәлгә ашыру тәмамлангач, 9 яшүсмер балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсендә учеттан төшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International