ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  коммерциягә карамаган  бакчачылык  һәм  яшелчәчелек    ширкәтләреннән      эчке  инженерлык инфраструктурасы объектларын  ремонтлауга  заявкалар  җыюны  дәвам итә.     

2019 елның 18-20 гыйнварында Лениногорск шәһәрендә 11-14 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында чаңгыда сикерү буенча «Татарстан яшьләре» Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Әлмәт, Лениногорск, Санкт-Петербург шәһәрләреннән спортчылар катнашты.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген 2020 елның 20 гыйнварында Лениногорск районының 24-авыл җирлегендә 2019 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар буенча гражданнар җыеннары башланды.

Бүген Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән үткәргән 2020 елның беренче атналык гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бүген якташларыбыз, тыл хезмәтчәннәре Галимова Гасимә Әхмәтвәли кызы һәм Әхмәтҗанова Әдибә Габдрахман кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Алар икесе дә Зәй-Каратай авылында туып-үскән. Сугыш елларында «Восход» колхозында төрле эшләрдә эшләгәннәр.

Лениногорскиның ветераннар советында яңа күргәзмә ачылды.

2020 елның 20 гыйнварында 19:00 сәгатьтән эшләр тәмамланганчы, кар чистарту һәм чыгару сәбәпле, Ленинград урамы (Шашин проспекты –Садриев урамы), Заварыкин урамы (Шашин пр. – Менделеев ур.), Шашин пр. (Заварыкин ур.), Шашин пр. (Заварыкин урамыннан) маршрутлары буенча автотранспорт хәрәкәте өлешчә ябыла.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 21 гыйнварда болытлы, кар, юеш кар. Урыны белән бозлавык, көндез буран.

Татарстанда  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре 2020  ел  уңышы  өчен минераль ашламалар  сатып  алуга  бюджет акчалары  алырга  мөмкин.   Бу  акчаларны  бер  гектар  чәчүлеккә  кимендә  35 кг минераль ашламалар  туплаган хуҗалыклар алырга  мөмкин.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International