Бүген 2020 елның 20 гыйнварында Лениногорск районының 24-авыл җирлегендә 2019 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар буенча гражданнар җыеннары башланды.
Анда Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, Лениногорск районы башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнаша.
Бүген җыеннар Сарабиккол, Урмышлы, Кирлегәч һәм Кармалка авыл җирлекләрендә узды.
Җыеннар барышында авыл җирлекләре башлыклары 2019 елда башкарылган эшләр турында сөйлиләр һәм 2020 елга бурычлар куялар. Җирлек башлыклары, территорияне төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр, нефтьчеләр ярдәме, республика, шәһәр бюджеты һәм депутатлар ярдәме белән, үзара салым акчасына хәл ителә, дип билгеләп үттеләр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов районда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Авыл халкы үзләрен борчыган сорауларны җитәкчеләргә турыдан-туры бирәләр. Алар арасында юлларны, күперләрне һәм тротуарларны ремонтлау, авыл урамнарын яктырту, агач кисү, пассажирлар ташу, суүткәргечне ремонтлау, мәдәният йортын, авыл мәктәпләрен капиталь ремонтлау, ФАПлар төзү, сукбай этләрне тоту кебек мәсьәләләр бар.
Барлык мәсьәләләр дә исәпкә алыначак һәм район җитәкчелегенең шәхси контроленә алыначак.
Авыл җирлекләрендә халык җыеннары 2020 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.