Лениногорск ветераннар советында үзенчәлекле күргәзмә ачылды

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Лениногорскиның ветераннар советында яңа күргәзмә ачылды.

Космос темасына багышланган график рәсемнәр һәм техник эшләрен жирле рәссам Евгений Завитневич тәкъдим итте.

Агачтан уеп ясалган сәнгать әсәрләре - төрле хайваннарның сыннары, көзге, сәгатьләр, интерьер җиһазлары кебек эшләнмәләрнең авторлары - Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче Марсель Хәйбуллин һәм Вадим Иманбаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International