ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Лениногорск полиция бүлегендә булачак студентлар, 12-нче гимназиянең 8-нче сыйныф укучылары булдылар. Полициягә бер көнлек экскурсия мәктәп укучылары өчен профориентация, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының профильле югары уку йортларына керергә теоретик әзерлек өчен нигез булды. Тәртип сакчылары яшьләрне хокук саклау ведомствосының төрле бүлекчәләре белән таныштырдылар, хезмәтнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә    Министрлык  сайтында    предприятиеләр җитәкчеләре һәм агрономнары өчен   2020 елгы  чәчү өчен  ресурслар  дигән махсус бүлек  булдырылуы  турында  хәбәр итә.  

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2020 елның 28 гыйнварында аязучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән кар, көндез явым-төшемсез.

Россия Федерациясе Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы үзмәшгүль гражданнарның пенсия хокукларының (иминият стажы һәм пенсион коэффициент) бары мәжбүри пенсия иминиятләштерүгә күчерелгән  иминият взносларын исәпкә алып кына формалаштырылуын исегезгә төшерә.

30 гыйнвардан Ленниогорскида шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәеновның 2019 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр халкы белән очрашулары башлана.

Лениногорск шәһәр прокуратурасы элек хөкем ителгән, РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча каралган җинаять кылган Лениногорск шәһәрендә яшәүче 29 яшьлек кешегә карата (исерек хәлдә булган, РФ ҖК 264.1 статьясында каралган җинаять кылган өчен хөкем ителгән зат тарафыннан транспорт чарасы белән идарә итү) җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Эшчеләрнең һөнәри осталыгын күтәрү һәм техник иҗатын үстерү, алдынгы тәҗрибә һәм осталыкны тарату, электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәренең абруен күтәрү өчен шартлар тудыру максатыннан, 2020 елның 24 гыйнварында «Лениногорск политехника көллияте»ндә Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы предприятиеләре хезмәткәрләре арасында «Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенциясе буенча «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы узды. 

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2020 елның 27 гыйнварында аязучан болытлы һава көтелә, бераз кар, иртән һәм көндез урыны белән уртача.Төнлә аерым районнарда томан.


25
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Шимбә көнне шәһәрдә Шашин урамы, 20нче йорт адресы буенча урнашкан спортзал капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты. Биредә бадминтон үзәге урнашкан.


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Лениногорск районында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашында халык белән очрашулар дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International