2020 елның 10 февралендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линия» ачылачак.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 28.01.2020 ел, № Пр-12 боерыгы белән Дәүләт комитетының электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышларын үткәрү графигы һәм Дәүләт комитетына тапшырыла торган мәгълүмат һәм материаллар исемлеге расланды.
2020 елның 8 февралендә Лениногорскида "Россия чаңгы юллары-2020" узачак. Лениногорскиның «Яшьлек» паркы спортчыларны каршы алырга әзерләнә.
Бу ял көннәрендә "FIGHT CLUB KATANA" көрәш клубы кышкы урман паркы буенча чаңгыда шуарга булды.
Оешмалар хезмәт күрсәтүнең сыйфатына бәйсез бәя җәмәгать контроле рәвешләренең берсе булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын яхшырту максатларында уздырыла.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 1 февральдән 3 процентка айлык акчалата түләү индексацияләнә (ЕДВ).
Татарстан Республикасында «Гаилә архивын тапшыр» конкурсы бара, аны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты (Татарстан Республикасы Дәүләт архивы) оештыра.
Бу процесста ата-аналарның турыдан-туры катнашуы мәктәп яшендәге балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтүдә мөһим аспект булып тора. Ата-аналар балаларга янгын куркынычсызлыгы чаралары турында искәртергә генә түгел, ә янгын куркынычсызлыгы һәм янгыннарны булдырмау максатыннан, әлеге кагыйдәләрне үтәргә дә кирәк
ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, төнлә һәм көндез 3 февральдә болытлы. Төнлә кар, юеш кар. Иртән һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр. Аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 9-14 метр тизлектә, урыны белән 17-22 метр тизлектә
2020 елның 18 гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр «Логос» балалар һәм яшьләр өчен психологик ярдәм үзәге белгечләре Диләрә Рәис кызы Мортазина , Анастасия Николаевна Антипова , шулай ук үзәк волонтерлары, Ленинград блокадасы һәм азатлыгы истәлегенә акция үткәрделәр.