2020 елның 10 февралендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линия» ачылачак.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Профсоюзлар федерациясе вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71. Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.