ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

8 февраль көнне Бөгелмә шәһәрендә грек-рим көрәше буенча шәһәр беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан һәм Башкортостан Республикаларының төрле шәһәрләреннән 300 дән артык бала катнашты. Лениногорск егетләре шәһәребезне лаеклы тәкъдим иттеләр! 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә торак һәм бакча йортлары төзелешендә хәбәр итү тәртибе гамәлдә булган чорда җирле үзидарә органнары тарафыннан кадастр исәбенә кую һәм теркәү өчен 5 730 гариза бирелгән.  90% тан артык очракта (5 164 гариза буенча) хокукларны теркәү органы тарафыннан уңай карар кабул ителде. 

Минераль ашламалар  туплау  темплары һәм  авыл  хуҗалыгы  җирләреннән  нәтиҗәле  файдалану турында  бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  сөйләде.  

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы муниципаль берәмлекнең эшкуарлык эшчәнлеге субъектларын "2019-2024 елларга товарларны мәҗбүри цифрлы маркировкалау. Аяк киеме, тәмәке, җиңел сәнәгать һәм башка товар төркемнәре" дигән семинарда катнашырга чакыралар.

8 февральдә Самара шәһәрендә Киокусинкай буенча "Сатори кубогы" на ачык өлкә ярышлары узды.

Күп кенә янгыннар сезонлы характерга ия. Көзге-кышкы чорда янгыннар чыгу куркынычы көнкүреш электрон агрегат приборларын һәм җылыту мичләрен актив куллануга бәйле. Гражданнар игътибары сезонлы куркынычларны исәпкә алып мөмкин булган янгыннарны кисәтү мәсьәләләренә юнәлтелергә тиеш.

2020 елның 9 февралендә Лениногорск шәһәрендә Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгышының дүртенче кышкы Кубогының картинг буенча Татарстан Республикасы ДОСААФ Кубогы булып узды.

"JABBAR" көрәш клубы спортчылары 7-8 февральдә Ульяновск шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелеге һәм Кудо буенча төбәкара турнир җиңүчеләре һәм призерлары булдылар.


9
февраль, 2020 ел
якшәмбе

Аязучан болытлы һава. Кечкенә генә кар. Урыны белән буран. Җил көньяк-көнбатыштан 5-10 метр, урыны-урыны белән 14 м/с ка кадәр җитә. Төнлә минималь температура төнлә -13...-16˚; аязганда -21˚; максималь температура көндез -4.-7  юлларда бозлавык.


8
февраль, 2020 ел
шимбә

Кичә 2-нче номерлы мәктәпнең актлар залында Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов 4-нче номерлы ТОС микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International