Лениногорск спортчылары Идел буе федераль округы беренчелеге һәм төбәкара турнир җиңүчеләре һәм призерлары булдылар

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

"JABBAR" көрәш клубы спортчылары 7-8 февральдә Ульяновск шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелеге һәм Кудо буенча төбәкара турнир җиңүчеләре һәм призерлары булдылар.

Төбәкара турнирда Тимур Дамадаев-2 нче, Артур Хәйретдинов -3 нче урын.

Идел буе федераль округы Беренчелегендә Андрей Артемьев - 2 нче, Андрей Анисимов-3 нче, Җамал Агамагомедов -3 нче урын.

Андрей Артемьев 25 апрельдә Мәскәүдә узачак Кудо буенча Россия беренчелегенә сайлап алынды.


Барлык җиңүләр дә зур авырлык белән бирелде! Барысы да сугышчан характерда, беренче булу теләге күрсәттеләр, барысын да чын күңелдән котлыйбыз!
Егетләрнең тренеры - Шагапов.И. Н.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International