14 февральдә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында «Казань Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә «Авылда бизнес – реаль мөмкинлекләр һәм үсеш перспективлары» яшьләр форумы узачак. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнаша.
«Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" X Республика яшьләр форумының заявка кампаниясе дәвам итә. Форумның яңа сезонында иң яхшы проектлар тормышка ашыруга 300 мең сумга кадәр грант ярдәме алачак.
РФ Хезмәт кодексына 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән 66.1 маддәсе өстәлде (2019 елның 16 декабрендәге 439-ФЗ номерлы Федераль закон).
«Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте кысаларында «Форпост» үзәге «УДМСиТ» МКУ белән берлектә «Сталинград сугышы» тарихи квестын уздырды.
Хөрмәтле Росреестр сервисларыннан файдаланучылар! Хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, шулай ук Россия Федерациясенең бөтен территориясендә бердәм дәүләт реестрын (күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрының Федераль дәүләт мәгълүмат системасы) алып баруга күчү өчен Росреестр рәсми сайтта планлы техник эшләр башкара.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, 13 февральдә төнлә һәм иртән аязучан болытлы һава.
Лениногорскида халык белән очрашулар дәвам итә. 11 февральдә район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов 10 нчы ТОС микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты.
Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елда барлык теләүчеләр, электрон хезмәт кенәгәләрен сайлап, барлык гадәтләнгән кәгазь хезмәт кенәгәләреннән баш тарта ала.
Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге 2020 елда Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиешле түләүләр турында хәбәр итә.
10, 11 февральдә Мәдәният Сараеның кино челтәре хезмәткәрләре 12 нче лицейда ТАССРның 100 еллыгына багышланган тематик чаралар үткәрделәр, «Татарстанның рухи чишмәләре», «В небо за мечтой», «Со вершины», «Казанның тарихи урыннары», «Инсаф» фильмнары күрсәтелде.