10, 11 февральдә Мәдәният Сараеның кино челтәре хезмәткәрләре 12 нче лицейда ТАССРның 100 еллыгына багышланган тематик чаралар үткәрделәр, «Татарстанның рухи чишмәләре», «В небо за мечтой», «Со вершины», «Казанның тарихи урыннары», «Инсаф» фильмнары күрсәтелде.
Укучылар алдында чакырылган кунаклар чыгыш ясады: Вуколова Вера Борисовна – блокадник, Бөек Ватан сугышы ветераны; Кондратьев Анатолий Арсентьевич - сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы Рәисе; Степанов Николай Николаевич - сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы Рәисе урынбасары.
Балалар кунакларны зур кызыксыну белән тыңладылар, актив рәвештә сораулар бирделәр һәм әңгәмәдә катнаштылар.