Лениногорскида халык белән очрашулар дәвам итә. 11 февральдә район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов 10 нчы ТОС микрорайонында яшәүчеләр белән очрашты.
2019 елдагы эш турында хисап белән 10нчы ТИҮ рәисе урынбасары Раиса Вәлиева чыгыш ясады. Әлеге территориаль иҗтимагый үзидарә 30 күпфатирлы йорт булган 9 урамны үз эченә ала. Микрорайон территориясенә «Арго» ҖЧҖнә хезмәт күрсәтә, башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар турында директор Рамил Асадуллин сөйләде.
Полициянең участок вәкиле Виталий Слепцов үзенең чыгышында мошенниклык очракларына бәйле рәвештә гражданнарның уяулык мәсьәләләренә кагылды. Аннары Лениногорск муниципаль районы һәм «Лениногорсгаз» ЭПУ буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге вәкилләре чыгыш ясадылар.
Район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов очрашуга нәтиҗә ясап, халыкны муниципаль районның социаль-икътисадый үсеше турында тулы мәгълүмат белән таныштырды, агымдагы елга төп юнәлешләрне һәм бурычларны билгеләде.
Халык турыдан-туры җитәкчеләргә сораулар бирде. Алар барысы да район җитәкчелегенең шәхси контроленә алынды.
Халык белән очрашулар дәвам итә: бүген, 12 февральдә очрашу 13 нче мәктәптә, 13 февральдә - 8 нче мәктәптә һәм 14 февральдә - 5 нче мәктәптә узачак.
Район халкын очрашуларда актив катнашырга чакырабыз