Татарстан аграрийлары узган ел 2,5 мең берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар. Техника сатып алу өчен 6 млрд сум акча бирелде.
2020 елның 4 мартында Лениногорск мәгариф идарәсе залында мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм азык-төлек блогы хезмәткәрләре киңәшмәсе узды. Киңәшмә кысаларында балаларны тукландыруны оештыру проблемалары турында җитди сөйләшү булды.
Агымдагы елның 4 мартында “Лениногорск политехника көллияте” ДАҺБУ чыгарылыш сыйныф укучылары арасында С,D,E категорияле тракторчы-машинист курсларында укыган чыгарылыш укучылары арасында имтихан булып узды.
«Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте кысаларында «Форпост» үзәге Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Перерыв на кино» яшьләр кинофестивале фильмнарын күрсәтте.
2020 елның 2 мартында «Вконтакте»дагы социаль челтәрдә «Типичный Лениногорск» төркемендә Лениногорск шәһәренең скейт-паркында юллар һәм чүп савытлары чистартылмаган, дип язылган язма дөнья күрде.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 5 мартта Лениногорскида аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар, көндез явым-төшемсез.Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
«Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе» технологиясе кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә күчмә чарасы үткәрелде
3 мартта «Форпост» үзәге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы студентлары өчен хәрби - тарихи викторина үткәрде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2020 елның март - июнь айларында дәүләт аккредитациясе булган һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары белем бирү оешмаларында белем алучылар арасында «дүртенче сәнәгать революциясе шартларында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре» дигән I Республика фәнни эшләр конкурсы уздыра.
Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче гражданнарның хокукларын бозу сәбәпләренең берсе-алар тарафыннан хәрби хезмәт үтү мәсьәләләрен җайга салучы законнарны белмәү, үз хокуклары һәм яклау ысуллары турында хәбәрдар булмау.