Лениногорск шәһәре башкарма комитеты «Вконтакте» социаль челтәрендәге хәбәргә җавап бирде

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

2020 елның 2 мартында «Вконтакте»дагы социаль челтәрдә «Типичный Лениногорск» төркемендә Лениногорск шәһәренең скейт-паркында юллар һәм чүп савытлары чистартылмаган, дип язылган язма дөнья күрде.

Хәбәр Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчелегенә оператив рәвештә тапшырылды. Бүгенге көндә «БлагСтройДорХоз» АҖ көче белән скейт-паркта җәяүлеләр юлларын һәм чүплекләрне чистарту эшләре башкарылды.

Әлеге сораулар контрольгә алынды. Сезнең кисәтүләрегез һәм мөрәҗәгатьләрегез өчен шәһәребезнең битараф булмаган халкына зур рәхмәт белдерәбез. Төзекләндерү һәм чистарту мәсьәләләре буенча сез Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына 8(855595) 5-06-12 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International