Лениногорск Мәгариф идарәсендә балалар туклануын оештыру турында җитди сөйләшү булды

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 4 мартында Лениногорск мәгариф идарәсе залында мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм азык-төлек блогы хезмәткәрләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә кысаларында балаларны тукландыруны оештыру проблемалары турында җитди сөйләшү булды.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Санатуллин, үсеп килүче буынның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы факторлар арасында туклану проблемасы аеруча кискен тора, дип ассызыклады. Шул ук вакытта балаларны һәм яшүсмерләрне тукландыруның гомуми структурасында аларның мәктәптә, балалар бакчасында туклануы мөһим роль уйный, ә мәктәптә булганда укучыларның рациональ туклануын оештыру аларның сәламәтлеген һәм укуның нәтиҗәлелеген саклап калуда төп факторларның берсе булып тора. Лениногорск мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләсе аерым контрольгә алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International