Лениногорскида «Ветеран белән якшәмбе көн» проекты тормышка ашырыла

2020 елның 6 марты, җомга

«Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында, «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе һәм «Волонтер» доброволецлар үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераны Гуськов Александр Григорьевичка визит ясадылар.

23 февраль белән котлау ветеран өчен көтелмәгән хәл булды. Волонтерлар Александр Григорьевичка чәчәк бәйләме, торт, матур котлау открыткасы бүләк иттеләр, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр. Аның сугышчан батырлыклары алдында ихлас ихтирам һәм хөрмәт сүзләрен җиткерделәр. Ветеран котлау сүзләре өчен рәхмәт хаты белән фронт тормышы хатирәләре белән уртаклашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International