ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2020 ел
җомга

"Әле нибары өч ай элек без COVID-19 коронавирусы турында бер нәрсә дә белми идек. Ләкин бүгенге вакытта әлеге авыру аркасында бик күп планнарны үзгәртергә туры килде", - ди Роспотребнадзор территориаль идарәсенең Лениногорск районы бүлеге баш белгеч-эксперты Илдар Мөхәмәтшин.

Коронавирус йогышының (COVID-19) таралуын кисәтү һәм булдырмау максатларында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара инспекциясе 2020 елның 30 мартыннан алып 03 апреленә кадәр салым түләүчеләрне кабул итүне һәм аларга хезмәт күрсәтүне туктата.

Безнең һәркайсыбыз көн саен биналар, тукталышлар, баганалар, коймалар, подъезд ишекләре һәм хәтта лифтларда бихисап реклама белдерүләре белән очраша.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Лениногорскида 28 мартта аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез.

Фатирда, йортта,  изоляцияләүче затларның  имин булуын тәэмин итү өчен кирәк:

2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән запрослар буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»25.03.2020 ел, №206 Указы нигезендә, короновирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде.

Йорт һәм фатирда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Лениногорск районы башлыгы вазифаларын башкаручының 2020 елның 19 мартындагы 50 номерлы боерыгы нигезендә, барлык биналарда вирус инфекцияләре таралу чыганакларының берсе буларак, кальян куллану һәм Лениногорск муниципаль районы территориясендә урнашкан төнге күңел ачу биналары эшенә вакытлыча чикләүләр кертелә.

«Аграрийларның һәм фермерларның эше бер көнгә дә тукталып тормый. Алар барысы да хәзер республика кырларында, фермаларында һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр һәм, игълан ителгән ял көннәренә дә карамастан, үз эшләрен дәвам итәчәкләр», – дип аңлатты вәзгыятьне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Коронавирус йогышы белән авыруны профилактикалау һәм кисәтү, кешеләр күпләп була торган урыннарга баруны чикләү кирәклеге турында "Республика матди ярдәм үзәге" учреждениесе хәбәр итә, социаль ярдәм чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча сез дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итә аласыз:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International