Өй изоляциясендәге затлар өчен торак биналарда дезинфекция чаралары үткәрү буенча киңәшләр

2020 елның 27 марты, җомга

Фатирда, йортта,  изоляцияләүче затларның  имин булуын тәэмин итү өчен кирәк:

дымлы җыештыру эшләре көнгә 2 тапкырдан да ким булмаска тиеш. Җыештыруны үткәргәндә түбәндәге эзлеклелекне үтәргә кирәк: торак бүлмә - кухня - ванна - бәдрәф. 

кухня савыт-сабасын, гади юу чараларын кулланып юарга, аннан соң киптерергә.

җыештырганнан  соң кулларны тире антисептик белән эшкәртергә.

Дезинфекция чаралары булмаганда хлор кулланырга мөмкин. 

Антисептик булмаганда, кулларны сабын  белән юарга кирәк, 15-20 секунд эчендә  юарга, ә аннары җылы су чайкарга кирәк.

Йорт изоляциясендәге затның йогышлы авыруы ачыкланган очракта, бинада дезинфекция эшчәнлеген башкаручы махсуслаштырылган оешма көче белән дезинфекция үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International