Лениногорскилыларны көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәргә чакыралар

2020 елның 27 марты, җомга

Йорт һәм фатирда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

Янгынга китерергә мөмкин:

балалар күз алдында калдырылган шырпы;

плитәдә калган таба;

плитә өстендә кием киптерү;

янучан сыеклыклар һәм химикатлар куелган савытлар;

сүндерелмәгән тәмәке төпчеге;

электр көнкүреш приборларының төзексезлеге;

розетка һәм электр үткәргечнең җылылык чыганагы булган прибор белән янәшә урнашкан булуы;

электролампа тукыма яки кәгазь белән капланган;

пәрдәнең газ (электр) плитәсенә якын урнашуы;

Исегездә тотыгыз!! Янгын вакытында иң куркынычы-югалып калу һәм паникага бирелү. 

Янгын килеп чыкканда: бу хакта кичекмәстән «01» телефонына яки «112»телефонына хәбәр итегез.

Янгын сагына хәбәр иткәндә хәбәр итәргә кирәк:

кыскача һәм төгәл тасвирлама: нәрсә яна (фатир, чормак, подвал, шәхси йорт яки башкалар);

адресны (торак пункт, урам исеме, йорт номеры, фатир);

үз фамилияңне, телефон номерын атау;

кешеләр, хайваннар, шулай ук күрше биналар һәм корылмаларга куркыныч булу-булмавын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International