ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Лениногорскида 1 апрельдә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендә явым-төшем көтелә.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, төнлә 4-9, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр, көндез 7-12 метрга кадәр, урыны белән 15-17 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +2..+4, максималь һава температурасы көндез +4..+7.