ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 21 апрельдә төнлә һәм көндез Лениногорскида: аязучан болытлы һава, төнлә һәм уртача яңгыр, иртән һәм көндез яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен.

Бүген Лениногорскида шәһәрнең җәмәгать урыннарын дезинфекцияләү дәвам итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады, аның номеры: 8-800-444-16-70.

19 апрельдә Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Иске Иштирәк авылындагы «Август» ҖЧҖ кырларында чәчү кампаниясенең барышын тикшерде.

21 апрельдә 7.10 сәгатьтә «Татарстан Радиосы»на «Яңа көн» программасы кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Людмила Кулагинага интервью чыгачак. Татарстан Росреестры вәкиле радиотыңлаучыларга үз-үзен изоляцияләү шартларында күчемсез милекне ничек рәсмиләштерү турында сөйләячәк.

(2020 елның 21 апрелендә 04 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр.)

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 21 апрелендә иртән,көндез һәм кичен урыны белән көчле җил көтелә :көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә, аерым районнарда 24 м/с га кадәр  ңитә, көчле яңгыр, яшен.

Үзизоляция - ул аңлы куркынычсызлык чарасы гына түгел, ә физик сәламәтлекне ныгыту һәм үз-үзен үстерү мөмкинлеге дә.  Физик культура һәм спортны үстерү, шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) ВФСКны пропагандалау максатыннан, Лениногорскида берничә онлайн - акцияләр һәм марафон эшли башлады, аларга өйдән чыкмыйча гына кушылырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада чәчү кампаниясенең барышы турында мәгълүмат бирде.

Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша үткәрде.

Яз, җәй, көз - дача сезоны, ул вакытта бөер синдромлы геморрагик бизгәкне эләктерү мөмкинлеге арта. Халыкта бу авыруны тычкан бизгәге дип атыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International