19 апрельдә Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Иске Иштирәк авылындагы «Август» ҖЧҖ кырларында чәчү кампаниясенең барышын тикшерде.
Район Башлыгы кырларны карап йөргәндә җитәкче һәм механизаторлар белән аралашты, техниканың торышын бәяләде, язгы кыр эшләрен оештыруны яхшырту, коронавирус пандемиясе шартларында хезмәткәрләрнең иминлеген арттыру буенча тиешле йөкләмәләр бирде.