Бүген Лениногорскида шәһәрнең җәмәгать урыннарын дезинфекцияләү дәвам итә.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов җәмәгать урыннарын дезинфекцияләү барышын: кибетләрнең һәм даруханәләрнең керү төркемнәре, шулай ук парклардагы эскәмияләр һәм сукмакларны шәхсән үзе карап чыкты. Эшләр «Лениногорск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ көче белән башкарыла.
Исегезгә төшерәбез, дезинфикацияләүче катнашма составына актив хлор керә. Бу куркыныч инфекцияләр таралу юлында өстәмә киртә, чөнки вирус металл һәм пластик өслекләрдә өч көнгә кадәр яшәргә сәләтле.