ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2020 ел
җомга

Метеорологик күренешләрнең көчәюе турында кисәтү- консультация

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 6 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, иртән һәм көндез көчле яңгырлар көтелә.

Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмаска.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда чакта башланса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка  материалларның төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга карый.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала торган автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан  тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "101,112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96
 

2020 елның 5 июненнән «Гражданнар тарафыннан бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында һәм үз ихтыяҗлары өчен һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга, шулай ук «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» Законга үзгәрешләр кертү хакында» 162-ФЗ номерлы закон гамәлгә керә башлый. Төп яңалыкларны Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы белгечләре шәрехләде.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 6 июньдә төнлә һәм көндез Лениногорскида: аязучан болытлы һава, төнлә явым-төшемсез, иртән һәм көндез яңгыр, урыны белән яшен.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе физик затлар тарафыннан җир законнары үтәлешен тикшерүне яңадан башлап җибәрде.


Дүшәмбе көнне, 1 июньдә «Эшлекле дүшәмбе»дә Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов атна башында  5 төп бурыч куйды.

Ивановка авыл җирлегендә шундый Медведка дигән авыл  бар. Һәм бу авылда гади егет- Антипов Алексей Сергеевич яши, тыйнак, хезмәт сөючән һәм ярдәмчел кеше. Ул күп балалы әти, өч бала тәрбияли, кечкенә генә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара.

Июнь килү белән календарь җәе башланды. Бу чорда урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү аркасында урман янгыннары барлыкка килү ихтималы кискен арта.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне – эшләми торган бәйрәм көн санала.

2019 елда Казанда «100//ЛИЦА» республика балалар иҗаты бәйгесе узды, анда Татарстанның барлык сәнгать мәктәпләрендә, өстәмә белем бирү мәктәпләрендә тәрбияләнүче 1300дән артык бала катнашты.


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

1 июньдә Лениногорск халкы ВКонтакте "Типичный Лениногорск" төркеменә Толстой урамы, 12 адресы буенча яктырту проблемасына зарланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International