1 июньдә Лениногорск халкы ВКонтакте "Типичный Лениногорск" төркеменә Толстой урамы, 12 адресы буенча яктырту проблемасына зарланды.
"Толстой урамындагы 12 нче йортның ишегалдын яктырту турында проблеманы карамыйлар. Мөгаен, җинаять кылынгач, шул вакытта уйлаячаклар! "- дип язган пост авторы.
Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты социаль челтәрләрдә лениногорлыларның шикаятенә игътибар итте. Нәтиҗәдә, 3 июньдә “ИСБ” ҖЧҖ хезмәт күрсәтү оешмасы урынга чыкты һәм әлеге урам буенча ремонт эшләре башкарды. 41 нче трансформатор подстанциясендә техник проблемалар белән бәйле рәвештә яктырту 4 июньдә торгызылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, администрация даими рәвештә социаль челтәрләрне мониторинг үткәрә һәм лениногорлыларның шикаятьләренә оператив җавап бирә.
Сезнең кисәтүләр һәм мөрәҗәгатьләрегез өчен шәһәребезнең битараф булмаган халкына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Төзекләндерү һәм чистарту мәсьәләләре буенча сез Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 8(85595) 5-06-12 (кабул итү бүлмәсе).