Ивановка авыл җирлегендә шундый Медведка дигән авыл бар. Һәм бу авылда гади егет- Антипов Алексей Сергеевич яши, тыйнак, хезмәт сөючән һәм ярдәмчел кеше. Ул күп балалы әти, өч бала тәрбияли, кечкенә генә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара.
Медведка халкының күпчелек өлеше - өлкән яшьтәге кешеләр. Нинди дә булса проблемалар килеп чыкканда, бигрәк тә су белән тәэмин итү системасы белән, алар авылдашы Алексей Антиповка мөрәҗәгать итәләр. Һәм ул бер тапкыр да ярдәм итүдән баш тартмады. Коедан су агызып алу, кранны алыштыру, башка эшләрне - барысын да тиз һәм сыйфатлы итеп эшли.
Алексей Ивановка авыл җирлеге башкарма комитетына да иҗтимагый башлангычларда булыша - авылда су насослары станциясенең эшен күзәтеп тора, эшкә зур җаваплылык белән карый.
Хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам һәм игътибарлы булганы өчен Алексей Антипов авылдашларында лаеклы ихтирам казанды.