ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының боерыгы нигезендә ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» 20 еллык юбилей конкурсы старт алды, ул «Россиянең иң яхшы 100 товары»программасының Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы булып тора.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – Министрлык) «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проекты чаралары кысаларында 20 апрельдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Кытай: экспорт мөмкинлекләре" темасына семинар үткәрә.

Хәзерге вакытта Россия Федераль суд приставлары хезмәте Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) белән берлектә 2023 елның 27-28 апрелендә «Заманча шартларда тариф һәм монополиягә каршы җайга салу үзенчәлекләре» Бөтенроссия семинар-киңәшмәсен (алга таба – семинар-киңәшмә) уздыруга әзерлек эшен алып бара.

2023-2025 елларга Татарстан Республикасында интернет-сәүдәне үстерү программасы чараларын гамәлгә ашыру максатыннан «Электрон сәүдә үзәге» АНО Яндекс Маркет маркетплейсы белән берлектә заказ бирү пунктларын ачарга теләүче Татарстан эшкуарлары өчен укыту вебинары оештыра.


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 8 апрелендә Лениногорск муниципаль районында ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант»халыкара белем бирү акциясе узды. Анда барлыгы 596 кеше катнашты, алар арасында 8-11 сыйныф укучылары, шулай ук шәһәр һәм авыл халкы бар иде.

13 апрельдән 20 апрельгә кадәр Лениногорск шәһәре урамнары юдырылачак. Сездән әлеге урамнар буенча йөрмәвегезне,   маршрутны алдан планлаштыруыгызны сорыйбыз. Автомобильләрне машиналар йөрү өлешендә калдырмагыз, эвакуатор эшләячәк. 

11 апрельдә Лениногорскида махсус оешма хуҗасыз этләрне тотачак.

Шулай ук эт хуҗаларын йорт хайваннарын карап тотуга җаваплырак карарга, аларны урамга  чыгармаска кирәклеге турында тагын бер кат кисәтәбез.

Традиция буенча яз уртасында бал биюләрен яратучылар спорт-бал биюләре буенча ачык турнирда җыелалар. Быел, 9 апрельдә, турнир Бөгелмә шәһәренең Яшьләр йортында узды.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы Лениногорск буенча бүлеге Җиңү көненә апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 12 ветеранга һәм сугыш инвалидына елдагыча 10 мең сум акча түләячәк. Бер тапкыр бирелә торган элеге түләүне Татарстан ветераннары  апрель ае пенсиясе белән бергә алачак.

2023 елның 6-7 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә 16 яшькә кадәрге егетләр арасында (2008-2009 елгы) СССР спорт мастеры Улеев А. А. истәлегенә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International