ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Лениногорски районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, «Бәкер» шифаханәсе директоры Наил Шәйхетдинов, шулай ук шәһәрнең яшьләр оешмалары Җиңүнең 78 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясендә катнаштылар.

Хөрмәтле лениногорскилылар, кадерле якташлар! Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз!


30
апрель, 2023 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

1 майда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә явым - төшем һәм көчле җил көтелә.


28
апрель, 2023 ел
җомга

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлназ Иванова шәһәр территориясендә урнашкан сәнәгать мәйданчыкларында булдылар.

2023 елның 27 апрелендә «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ базасында  «Җиңү диктанты» Халыкара тарихи диктанты узды. Катнашучылар «Җиңү диктанты» сорауларына җавап бирделәр, үткәнебезнең героик битләрен искә алдылар.

Бүген Мәгариф идарәсенең актлар залында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында Лениногорск районы бизнес вәкилләре белән очрашу узды.

Шушы көннәрдә район башлыгы  һәм 6нчы, 7нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре белән берлектә ветераннар өендә булдылар, аларга бүләкләр тапшырып, хәлләрен белештеләр. Шулай ук 5нче мәктәпнең 4 “Б” сыйныфы укучылары шигырьләр әзерләгән иде.

Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары! "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэрының 2023 елның 12 апрелендәге 40 номерлы карарын үтәү йөзеннән, сезгә 2023 елның 1 маенда шәһәрдә юллар ябылачагы турында хәбәр итәбез:


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Телефон аферистлары Лениногорск халкына шалтырату өчен мессенджерларны актив куллана башладылар. Мәсәлән, банкларның берсенең логотибы белән мессенджердан шалтыратуга җавап биреп, Лениногорскида яшәүче хатын-кыз 15 мең сум акчасын югалткан. Шалтыратучылар хәбәр иткәнчә, кемдер гариза бирүченең банк счетыннан акча алырга тырыша аңа бер кушымта урнаштырырга тәкъдим итәләр. Урнаштыру белән, ул акчаларыннан колак кага. 

26 апрельдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Урдала авылы социаль хезмәткәрләре «Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан» клуб утырышы үткәрделәр. Чара татар халкының мәдәни - тарихи мирасын саклау һәм рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен үзләштерү максатында уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International