ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2024 ел
җомга

Әгәр исерек кешенең руль артына утыруын күрсәгез, аны туктатырга тырышыгыз. Ул сезне тыңламаса, ЮХИДИгә хәбәр итегез. Бу - сезнең гражданлык бурычыгыз.

Заманча технологияләр тормышның барлык якларына да үтеп керә, исерек шофер турында сез Лениногорск ЮХИДИ идарәсенең  телеграмм каналы ярдәмендә хәбәр итә аласыз: https://t.me/leninogorskgibdd

Лениногорскиның «Дубки» мәктәп урманчылыгы яңа уку елында балалар өчен үз ишекләрен ачты, аның эше «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау»төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын, шулай ук юлдан тыш мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау эшен дәвам итә.


5
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 6 сентябрьдә Лениногорскида алмашынучан болытлы һава көтелә.

Бу илдә иң югары түләүләрнең берсе. Моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы СВО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү теләге белән бәйле.

2024 елның 15 августыннан «Парламент-2030»ХIV Бөтенроссия закон чыгару инициативалары конкурсы старт алды. Ел саен конкурс сезоннары тематик юнәлешләргә ия.

«Яшьләр өчен Регион» Россия Федерациясе регионнарында яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елда «Навигатор" Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы яшьләрен борчыган аеруча мөһим психологик проблемаларны һәм актуаль мәсьәләләрне тикшерүгә багышланган психологик онлайн-вебинарлар циклы уздыра.

Ир-ат сөйләгәнчә, берничә көн элек аның кесә телефонына билгесез номердан шалтырату кергән. Шалтыратучы үзен кәрәзле компания хезмәткәре дип таныштыра һәм килешүнең гамәлдә булу вакытын озайтырга тәкъдим итә. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталы мәгълүматларын расларга кирәк була. Бернәрсә турында да шикләнмичә, зыян күрүче тәкъдим ителгән шартлар белән ризалашкан һәмСМС-хәбәрдә килгән кодны әйтеп биргән.

Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 6 сентябрендә төнлә һәм иртән томан  көтелә.

Томан вакытында:

Әгәр сезгә вазифаи затларның гамәлләрендә коррупция яки башка явыз ниятләрдән файдалану фактлары турында билгеле булса, шулай ук коррупциягә каршы чараларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр булган очракта, бу хакта хәбәр итегез — сезнең мәгълүмат һәм ярдәм эшне нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итәчәк!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International