Исерек шофер Әлмәт-Лениногорск трассасында кюветка очып киткән

2026 елның 20 марты, җомга

18 март кичендә трассаның 41 нче километрында «УАЗ Патриот» йөртүчесе юлдан читкә чыгып киткән. Килгән ЮХИДИ хезмәткәрләре ир-атта исереклек билгеләре тапкан.

Алкотестер 1,174 мг/л күрсәткән-бу рөхсәт ителгән нормадан җиде тапкыр югарырак! 

Хәзер аңа 45 000 сум штраф һәм 1,5 дән 2 елга кадәр вакытка машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International