Лениногорскида медиабезопасность буенча чара уздырдылар

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова социаль хезмәтләр алучылар һәм район халкы катнашында 5 нче участокта «Медиабезопасность-бүгенге дөньяда иң мөһим шарт»дигән темага чара үткәргән.

Чараның максаты: катнашучыларны куркынычлардан качу һәм күңелсез хәлләргә эләкмәс өчен интернеттан, социаль челтәрләрдән һәм гаджетлардан куркынычсыз файдаланырга өйрәтү.

Социаль педагог катнашучыларга «медиаграмотлык» һәм «медиакомпетентлык»төшенчәләрен ачыкларга ярдәм итте. Чара барышында цифрлы мохиттәге куркынычлар белән бәйле реаль ситуацияләрне (фейклар, мошенниклык, кибербуллинг, кирәкмәгән контент) тикшерделәр, социаль челтәрләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен кабатладылар: профильнең хосусыйлыгын ничек көйләргә, таныш булмаган кешеләр белән аралашудан качарга һәм шәхси мәгълүматларны бастырмаска. Әңгәмә барышында балалар бәхәсләрдә актив катнаштылар: тормыштан үз мисалларын китерделәр, медиаконтентның хис-кичерешләргә ничек йогынты ясавы турында фикер алыштылар, ышанычлы чыганакларны шикле чыганаклардан аерырга өйрәнделәр.

Чара цифрлы грамоталылыкны арттыруга һәм онлайн-мохиттә шәхси куркынычсызлыкка җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итте. Соңыннан катнашучыларга «имин интернет»белешмәләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International