ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2024 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.

7 майда  көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә кырау төшү, көчле җил көтелә.

5 майда социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт күрсәтелъче, тыл хезмәтчәне Әкълимә Абдунагимовна 99 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның   язмышы илебезнең күп кенә кешеләренең язмышына охшаган. Үз гомерендә шатлык һәм кайгы кичергән гадихатын-кыз. Шуңа да карамастан, тантананың сәбәпчесе акылның гаҗәеп ачыклыгын һәм тормыш сөючәнлеген саклап калган.

Социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре Шөгер авыл җирлеге башлыгы Р.Н. Гафиятуллин белән берлектә, 9 майда Җиңү көне белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, иминлек, тыныч һәм бәхетле көннәр теләп, бүләк тапшырдылар.


5
май, 2024 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.

6 майда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.


4
май, 2024 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.

5 майда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.


3
май, 2024 ел
җомга

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов мэрия бинасында кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада  узды.

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов администрациядә махсус хәрби операциядә катнашучы Руслан Юнысовка хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен медаль тапшырды.

Шулай ук район Башлыгы сугыш ветераны таныклыгын сугышчыбызның әнисе Татьяна Николаевнага тапшырды, ул бүген махсус хәрби операция зонасында

Рәгат Хөсәенов сугышчыга һәм туганнарына исәнлек-саулык һәм тизрәк өйләренә кайтуларын теләде.

Бүген администрациядә Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәлак булган лениногорскилыларның гаиләләренә бүләкләргә таныклыклар тапшырды.

Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) Илфат Шәрәфетдинов бүләкләнде, бүләккә таныклыкны бүген сеңлесе Гөлшат Сабитовага һәм абыйсы Илшат Шәрәфетдиновка тапшырдылар.

Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) шулай ук Сергей Карабаев бүләкләнде, бүләккә таныклык абыйсы Максим Карабаевка тапшырылды.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов туганнарына һәм якыннарына зур сәламәтлек теләде, мондый бүләкләр аерым казанышлары өчен бирелә, һәм Лениногорск районы үз якташлары белән горурлана ала, дип билгеләп үтте. 

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.

4 майда  көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә кырау төшү, бозлавык, көчле җил көтелә.

Лениногорскида электрон хезмәт кенәгәсен (ЭТК) сайлаучылар саны 23 мең кешедән артып китте.
Электрон хезмәт кенәгәсенең иң төп өстенлекләреннән берсе -  мәгълүматлар белән  даими танышып барырга   мөмкин. Аларны санаулы минутлар эчендә Дәүләт хезмәтләрендәге  шәхси кабинет аша өземтә рәвешендә алырга мөмкин. Эш бирүче үзгәрешләр хакында Россия Социаль фондына мәгълүмат тапшырганнан соң, ул берничә көн эчендә электрон хезмәт кенәгәсендә чагылдырыла.

2024 елның 9 маенда 9.00 сәгатьтә «Мәңгелек ут»  һәйкәле янында «Хәтернең сүнмәс уты»митингы узачак.

9.30 - Җиңү парады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International