Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов мэрия бинасында кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды.
Очрашуга шулай ук шәһәрнең хезмәтләре һәм ведомство карамагындагы оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде.
Егетләр Россиянең яңа төбәкләрендәге вәзгыятьнең ничек торуы, аларга хезмәт итү өчен нәрсә кирәклеге турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Хәрби хезмәткәрләр шәһәр һәм республика җитәкчелегенә, аларның гаиләләренә даими ярдәм һәм кайгырту өчен рәхмәт белдерделәр.
Рәгать Хөсәенов сугышчылар белән тиздән МХО зонасына, шулай ук Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә җибәреләчәк гуманитар ярдәм турында фикер алышты.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов шәһәр халкы исеменнән сугышчыларга лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга уңышлы, җиңел хезмәт, тизрәк җиңеп, өйгә кайтуларын теләде.