ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2024 ел
чәршәмбе

17 майда Лениногорск туган якны өйрәнү музее сезне Музей төненә чакыра. 

Лениногорск туган якны өйрәнү музее сезне 17 майда 20.00 сәгатьтә музейга чакыра.  Адресы: Шашин пр., 18. 

14 майда "Биеклек" яшьләр үзәге батырлык һәм патриотизм өчен аренага әверелде - биредә «Адмирал" хәрби-патриотик уены узды, анда шәһәребезнең мәктәп командалары катнашты.


14
май, 2024 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Наталья Сивачева гаиләсендә булды, алар бүгенге көндә тугыз бала тәрбияли һәм тәрбиягә бала алган ата-ана статусына ия.

2024 елның 15 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта -2 ..-7°, Казан шәһәрендә -2..-4° салкын булуы көтелә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслау программасы кысаларында Арча районы төзелеш компаниясенең «Даман» гарантия продукты буенча 1 млн сум күләмендә беренче поручительлек бирде.

Лениногорск районындагы СФР клиентлар хезмәте һәм "Россия пенсионерлар берлеге" нең Лениногорск бүлеге өлкән яшьтәге гражданнарны (хатын-кызлар 55+, ир-атлар 60+) финанс грамоталылыгы буенча республика олимпиадасында катнашырга чакыра.

Әгәр исерек кешенең руль артына утыруын күрсәгез, аны туктатырга тырышыгыз. Ул сезне тыңламаса, ЮХИДИгә хәбәр итегез. Бу - сезнең гражданлык бурычыгыз.

Заманча технологияләр тормышның барлык якларына да үтеп керә, исерек шофер турында сез Лениногорск ЮХИДИ идарәсенең  телеграмм каналы ярдәмендә хәбәр итә аласыз: https://t.me/leninogorskgibdd

МСП цифрлы платформасы-эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә һәм үз бизнесларын башларга планлаштыручыларга дәүләт ярдәме платформасы.


13
май, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2024 елның 20-22 маенда Яшел Үзән районында, Айша авыл җирлегендә, «МИРАС-Наследие» ДОЛ-да узачак «Татарстан Ритмы»социаль үзгәрешләр лидерларының региональ инклюзив форумын уздыру турында хәбәр итә. «Татарстанның ритмы» форумында төбәкне һәм илне социаль проектлар аша үстерүгә омтылучы эшмәкәрләр җыелачак.

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие һәм оешма, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләр, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International