ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 31 декабрендә буран,  көчле җил, бозлавык  көтелә.  


29
декабрь, 2024 ел
якшәмбе

Лениногорск районының Юлтимер авылыннан Альбина һәм Радик Зиатдиновлар гаиләсе "ТНВ" каналында "Башваткыч"тапшыруында катнашты.

Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 30 декабрендә урыны белән  томан көтелә.


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр Лениногорск районы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылды.

Үзәк хастаханә поликлиникасы Яңа ел бәйрәмнәрендә эшли:

30 декабрь, 2 һәм 8 гыйнварда 08:00 – 14:00 ашыгыч ярдәм бүлеге эшли 3 гыйнварда 8.00-16.00 сәгатьләрдә участок табиб-терапевты, хирург, травматолог, онколог, невролог кабул итә. Процедура һәм бәйләү кабинеты, шулай ук диспансеризация, вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләрен бирү, функциональ диагностика, флюорография һәм регистратура кабинетлары эшли.

Хөрмәтле лениногорскилылар! Игътибар! 

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2024 елның 18 декабрендәге 614-26/т-2024 номерлы карары нигезендә 2025 елның 01 гыйнварыннан шәһәр пассажир автобусларында йөрү бәясе 30 сум булачак.

«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалында юлдан тыш мототранспорт чараларын йөртүчеләр имтихан тапшырдылар.  Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, анда курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада хәл иттеләр.

"Лениногорск политехника көллияте" дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә АІ АІІ, В, С, D категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә имтихан бирделәр.

Яңа ел алдыннан 10 нчы ТИҮ микрорайонында "Яңа ел белән, дуслар!"чарасы узды Матур чыршы, дәртле музыка, күңелле конкурслар һәм күңел ачулар тамашачыларга күңелсезләнергә мөмкинлек бирмәде.

Лениногорск муниципаль районындагы   "Исток-Башлангыч" үзәгендә эшләүче социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучыларны киләсе Яңа ел белән котлау буенча масштаблы акция үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International