Үзәк хастаханә поликлиникасы Яңа ел бәйрәмнәрендә эшли:
30 декабрь, 2 һәм 8 гыйнварда 08:00 – 14:00 ашыгыч ярдәм бүлеге эшли 3 гыйнварда 8.00-16.00 сәгатьләрдә участок табиб-терапевты, хирург, травматолог, онколог, невролог кабул итә. Процедура һәм бәйләү кабинеты, шулай ук диспансеризация, вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләрен бирү, функциональ диагностика, флюорография һәм регистратура кабинетлары эшли.
Өйдә чакыруларны кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү гамәлгә ашырыла.
МСЧ поликлиникасы:
31 декабрьдә 8:00 дән 12:00 гә кадәр ашыгыч ярдәм кабинеты эшли. 4 гыйнварда 8:00 дән 14:00 гә кадәр ашыгыч ярдәм кабинеты эшли. 6 гыйнварда 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр участок табиб-терапевты, травматолог, хирург, ВК кабинеты кабул итә.
Диспансеризация, процедура, бәйләү һәм карау кабинетлары, вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләрен бирү һәм белешмә тәрәзәсе эшли. Пациентларны өйдә кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү гамәлгә ашырыла.
Балалар поликлиникасы: 2 гыйнварда 8:00 дән 12:00 гә кадәр-өйдә чакыруларга хезмәт күрсәтү. 3 гыйнварда 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр табиб-педиатр кабул итә. Вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләрен бирү кабинеты эшли. 4 гыйнварда 8:00 дән 12:00 гә кадәр табиб-педиатр кабул итә. 6 гыйнварда 8:00 дән 16.00 гә кадәр табиб-педиатр кабул итә. Вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләрен бирү кабинеты, өйдә чакыруларга хезмәт күрсәтү һәм белешмә тәрәзәсе аша эшли.
Стоматология поликлиникасы: 2 гыйнварда 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр терапия, хирургия, балалар бүлекләреннән табиб-стоматологлар кабул итә, рентген-кабинет эшли. 6 гыйнварда 8.00 дән 13.00 гә кадәр терапия, балалар бүлекчәләреннән табиб-стоматологлар кабул итә, рентген-кабинет эшли. Хатын-кызлар консультациясе: 3 һәм 6 гыйнварда 8.00-12.00 сәгатьләрдә дежур табиб - акушер-гинеколог, табиб-терапевт кабул итәләр. Белешмә тәрәзәсе, вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләрен бирү һәм узи кабинетлары эшли.
Шөгер участок хастаханәсе: 3 һәм 6 гыйнварда 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр участок табиб-терапевты кабул итә. Процедура кабинеты, клиника-диагностика лабораториясе һәм белешмә тәрәзәсе эшли.
Иске Куак табиб амбулаториясе: 3 һәм 6 гыйнварда 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр өлкән фельдшер кабул итә. Фельдшер-акушерлык пунктлары: 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр авылларның медицина хезмәткәрләре өйләрендә кизү торалар.
Полиция: Лениногорск районы эчке эшләр бүлеге Яңа ел бәйрәмнәре вакытында тәүлек буе эшләячәк. ККК чыгару: ККК чыгару гадәти режимда башкарылачак.
Янгын куркынычсызлыгы: Лениногорск шәһәренең 66 нчы янгын часте һәм 11 нче янгын часте Яңа ел бәйрәмнәре чорында тәүлек буе эшләячәк. Янгын куркынычы янаган эшләрне башкару буенча чикләүләр кертелде, ябык биналарда пиротехник чаралар куллану тыелды. Шәһәрдә фейерверклар җибәрү өчен махсус билгеләнгән мәйданчыклар эшли, башка урыннарда аларны куллану тыела.
Ишегалларын һәм юлларны җыештыру. Шәһәр урамнарын һәм юлларын җыештыру график буенча башкарылачак.