«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалында юлдан тыш мототранспорт чараларын йөртүчеләр имтихан тапшырдылар. Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, анда курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада хәл иттеләр.
Практик имтихан снегоходта кабул ителде. Имтихан тапшырырга гариза биргән 12 курсантның барысы да аны уңышлы тапшырды. Материалларны Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегенә тапшырганнан соң, алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.