ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында урта һөнәри белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләре арасында «Ел остасы» 2025 Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы тәмамланды.


1
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә яшь буынны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Яшь патриот» социаль технологиясендә катнашучылар Геройлар аллеясында булдылар.

Яз җитү белән Лениногорск һәм район халкы үз хуҗалыклары өчен тавыклар, чебиләр, каз һәм үрдәкләр сатып ала. Әмма ветеринария белгечләре искәртеп узганча, бу чорда куркынычсызлык чараларын үтәү аеруча мөһим. 

  Социаль фондның Татарстан бүлеге 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне, шул исәптән социаль пенсияләрне дә 14,75% ка индексацияли. Индексация   республикада яшәүче 85 меңнән артык кешегә кагылачак.

            Индексация күләме узган елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпларыннан чыгып исәпләнә.

           Социаль пенсияләрне хезмәт стажы булмаган яки иминият пенсиясе билгеләү өчен эш стажы җитәрлек булмаган гражданнар ала. Моннан тыш, бу түләүләр инвалидлыгы булган һәм туендыручысын югалткан кешеләргә дә тиеш.

           Социаль пенсияләр  белән бергә түбәндәге категориягә караган гражданнарның пенсияләре индексацияләнәчәк:

  •  Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
  •  «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә»,  «Камалган Севастопольдә яшәүче»  яисә «Камалган Сталинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар;
  •  чакырылыш буенча хәрби хезмәткә алынган хәрби хезмәткәрләр һәм аларның хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары;
  •  радиация йогынтысына дучар булган гражданнар һәм аларның хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары;
  • - космонавтлар һәм очучы-сынаучылар.

        «1 апрель көнне Татарстанда яшәүче 85 200 пенсионерның пенсияләре индексацияләнәчәк. Пенсияләр арттырылган күләмдә аларга апрель аенда моңа кадәр гамәлдә булган тапшыру графигы буенча киләчәк. Россия Социаль фондының Татарстан

 

 

 

Республикасы  бүлекчәсе индексацияне проактив форматта ясый, ягъни гражданнарга гариза бирергә кирәкми, - дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Сорауларыгыз булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр (шалтырату бушлай) 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.

     Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең хезмәтләре турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында,  ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм социаль челтәрләрдә һәм рәсми аккаунтларда табарга була.

 

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары турында сөйләде

 

Татарстан Республикасы ветераннары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан өстәмә түләүләр алачак.

Иң яраткан ял итү урыннарының берсе булып рус мунчасы кала бирә, якташларыбызның ял һәм бәйрәмнәре еш кына мунчада уза.

Быел Лениногорск районында “Исток - Башлангыч” комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге үзенең юбилеен билгеләп үтә.  25 ел эшләү дәверендә бүлекчә белгечләре күп гаиләләргә авыр тормыш ситуациясеннән чыгарга ярдәм итте.


31
март, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 29 мартында Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда «алтын» юбилярларны – Косаевлар гаиләсен-Леонид Васильевич белән Галина Николаевнаны хөрмәтләделәр.  


30
март, 2025 ел
якшәмбе

Лениногорскида изге Рамазан ае – Ураза бәйрәме тәмамлану уңаеннан тантаналы чара узды.

Традиция буенча көн «Ихлас» мәчетендә бәйрәм намазы һәм вәгазьдән башланды, шуннан соң чара «Юбилейный» паркында дәвам итте, анда шәһәр халкы һәм кунаклар җыелды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International