23 июльдә Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Исаева Мария тарафыннан «СПИДка каршы 21 гасыр яшьләре» акциясе үткәрелде, анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты. Акция листовкалар һәм буклетлар таратудан гыйбарәт иде. Чара игътибар җәлеп итү, шулай ук бу тема буенча мөһим һәм кирәкле мәгълүматны халыкка җиткерү максатында үткәрелде.
Акция барышында белгеч СПИД проблемасы бүген һәркемгә кагыла, чөнки вирус теләсә кайсы кеше организмына эләгә ала һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген җиткерергә тырышты. Катнашучы өлкәннәр яшүсмерләр белән әңгәмә барышында үсеп килүче буынга СПИД кебек мөһим проблема турында ни дәрәҗәдә мәгълүмат бирелүенә гаҗәпләнделәр.