Кичә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов Татарстанның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры Илнар Фәнил улы Хафизов белән төзелеш һәм капремонт объектларын карап чыктылар.
Лениногорск районының төп объектларындагы эшләрнең барышын карадылар:
- Военкомат
- 12 нче лицейдагы азык блогы
- 14 нче мәктәптәге азык - төлек блогы
-Боз сарае
- Мәшгульлек үзәге
- «Космос " иҗтимагый үзәге
Сезон ахырына якынлаша, вакыт аз калды. Эшләрне тиз арада, башкару сыйфатын югалтмыйча тәмамлау мөһим.