Лениногорскилылар "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсы җиңүчеләре арасында

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының Әлмәттә узган зональ турында бездән сигез кеше катнашты. Аларның алтысы җиңеп чыкты.

 "Хатын-кыз - ана" номинациясендә Югары Чыршылы мәдәният йорты директоры, 5 бала әнисе Резедә Вафина, "Өченче буын героинясы" номинациясендә мәгърифәтче, шәһәребезнең Мактаулы гражданины Галия апа Рәхимова, "Минем һөнәрем-минем язмышым"да  "Лениногорскнефть" идарәсе операторы Татьяна Бронникова, "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясендә нефть техникумының  татар теле укытучысы Наилә Баһманова беренче урынга чыкты.

Ир-атлар арасында "Лидер ир-ат" буларак шәһәребезнең Н. Кудашев исемендәге  балалар музыка мәктәбе директоры Рафаэль Әхмәтҗанов танылды, "Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат" номинациясендә шәхси эшмәкәр, татар атлары тотучы Фәрит Нәбиуллин җиңүче булды.

Шулай ук 11нче гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Зөмәрә Шәрәпова, "Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм" идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глухова дипломнар белән бүләкләнде. БаКатрлык катнашучыларны да уңышлары белән котлыйбыз. Алар 6 март көнне Казанда узачак гала-концертка барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International